ПРЕДСЕДАТЕЛЬ ДУМНО
 
 
РАСПИСАНИЕ НАМАЗОВ
 
05.06.2023
Фаджр 01:33
Восход 3:23
Зенит 12:04
Зухр 12:30
Аср 17:21
Магриб 20:45
Иша 22:15
Скачать расписание [PDF]
г. Н. Новгород г. Сергач
 

АКТУАЛЬНОЕ ИНТЕРВЬЮ

 

Интервью

 

НОВОСТИ И СОБЫТИЯ

 

Новости


22-10-2022 С 31 октября по 6 ноября 2022 года в Нижнем Новгороде пройдет цикл мероприятий «Дни исламской культуры, науки и образования», приуроченный к 1100-летию официального принятия ислама народами Волжской Булгарии.
 

09-04-2022 В Московском исламском институте открывается аспирантура

29-09-2022 Нижегородский исламский институт имени Хусаина Фаизханова объявляет набор на очередные дополнительные общеобразовательные курсы 2022/23

 

 
 
   

Репортажи

 

СОВЕТ УЛЕМОВ ДУМНО

 

Проповеди


05-04-222 О достоинствах сухура. Проповедь
 

Дружба в Исламе
 


Отношение к родным в Исламе

 
 
22-03-2023 Обращение председателя ДУМ НО Гаяз-хазрата по случаю наступления месяца Рамадан (на татарском языке)

Бисмиллəһир-рахмəəнир-рахиим!
Хөрмəтле дин кардəшлəрем, якташларым, газиз миллəттəшлəрем! Һəркайсыгызны изге мөбарəк сəлам белəн: “Əссəлəмүгалəйкүм вə рəхмəтуллаһи вə бəрəкəтүһ” дип сəламлимен.
Аллаһ Раббыбызның рəхмəт, бəрəкəтлəре һəркайсыбызга да булса иде, дип изге телəклəр телəп хəер-догада каламын. Белгəнегезчə, барча айларның солтаны булган изге Рамазан шəриф ае килде. Күңеллəребезне хушландырып, калеблəребезгə ямь китергəн, олуг гөнаһларыбыздан тəүбəгə килеп, изге гамəллəр кылып, Аллаһ Раббыбызның рəхмəтенə ирешүгə зур форсат булган изге ай килде.

Бу ай ураза тоту ае, бу ай Коръəн Кəрим ингəн ай, бу ай мəгъфирəт ае, бу ай гөнаһлардан пакьланып, тəмуг газапларыннан котылу ае. Бу айда Аллаһ Раббыбыз безгə гөнаһ хаталардан пакьлану, күңеллəребезне сафландыру, Аллаһның рəхмəтенə ирешү, рамазан аеның өстенлеклəрен белгəн, ихласиманлыбəндəлəргə дөньялык һəм ахирəт өчен күп файда алырга мөмкинлек бирə. Иң беренче файда - Ураза тоту.
Рамазан ае уразасы - ул фарыз гамəл. Фарыз гамəл ул шундый гамəл, аны үтəгəн кеше саваплы булыр, үтəмəгəн кеше зур гөнаһлы булыр. Аның фарызлыгына ышанмаган кеше диннəн чыгып, кяфер булыр. Коръəн Кəримдə Аллаһ Раббыбыз: “Əй, иман китергəн бəндəлəрем! Сезгə хəтле булган халыкларга əмер ителгəн кебек сезгə дə рамазан аенда ураза тоту фарыз кылынды, бəлкем сез тəкъвалыкка ирешүчелəр җөмлəсеннəн булырсыз. Аллаһ Раббыбыз ураза тоткан кешегə махсус əҗер-савап вəгъдə иткəн. Гадəттə һəр изге гамəле өчен адəм баласы уннан алып 700гə хəтле əҗер-савап казану мөмкинлегенə ирешə ала.

Пəйгамбəребез (с.г.в.) əйткəн ки: “Адəм баласының һəр гамəле үзе өчен. Бəндə аның өчен уннан алып җиде йөзгə кадəр изгелексавап алырга мөмкин.

Аллаһы Тəгалə əйтə: “Мəгəр уразадан башка. Дөреслектə аның əҗерен мин үзем бирермен. Бəндə үзенең шəһвəтеннəн, ризык һəм эчемлектəн минем өчен тыелды. Ураза тотучының ике шатлыгы бар: беренчесе авыз ачканда, икенчесе Раббым белəн очрашканда”, - дип əйткəн Пəйгамбəребез (с.г.в.). Рамазан аенда ураза тоткан бəндəлəр өчен кыямəт көнендə җəннəттə ачылачак капканың исеме Əр Рəйиəн дип атала һəм аның янында булган сакчы фəрештəлəр кычкырып чакырып торырлар. “Кайда сез башкалар ашап-эчеп йөргəндə, ризыктан, судан, шəһвəттəн тыелып, Аллаһ Раббыбызның əмерен үтəгəн бəндəлəр, Аллаһ Раббыбыз сезгə рəхмəтле булды, керегез бу капкадан җəннəткə, эшлəгəн изгелеклəрегезнең уңышын татыгыз”, - дип, ураза тоткан бəндəлəрне хөрмəтлəп, шул капкадан җəннəткə җибəрерлəр һəм барчасы да кереп җиткəч, ул капка мəңгелеккə ябылачак. Рамазан ае Аллаһ Раббыбызның китабы, аның хөкемнəре һəм кануннары булган Коръəн Кəрим ае. “Рамазан аенда кешелəргə туры юл, һидəят булып Коръəн инде”, - дип əйтə Аллаһ Раббыбыз Бакара сүрəсенең 186 нчы аятендə. Аллаһ Раббыбыз иң хəерле китабын, иң хəерле фəрештəсе аша, кешелəрнең иң хəерлесенə, пəйгамбəребез Мөхəммəт (с.г.в.) кə индерде. Коръəн ингəн ай - иң хəерле ай. Коръəн ингəн төн - иң хəерле мең айга тиң булган төн, Коръəн ингəн җирлəр - җир йөзендə иң хəерле җирлəр.
Коръəн тəрбиясен алып яшəгəн халык иң хəерле халык, иң хəерле өммəт булды. Аллаһның рəхмəтен өмет итүче һəр иман əһеле бу айда Коръəнгə булган игътибарын арттыра, чөнки кыямəт көнендə Коръəн-Кəрим үз əһеллəренə, аны укучыларга, ятлаучыларга яклаучы булып шəфəгать кылыр. “Минем зикеремнəн, Коръəннəн баш тартучыны авыр, бəхетсез тормыш көтə, вə кыямəт көнендə аны сукыр хəлендə кубарырбыз”, - ди Аллаһ Сөбханə вə Тəгалə.

Рамазан ае үзенең күркəм тəравих намазлары белəн дə үзенчəлекле. Һичшиксез, мөселманнарның Аллаһ йортларында җыелышып, саф-саф булып гыйбадəт кылулары, Коръəн тыңлап хозурланулары, рамазан аеның зиннəте булып тора. Тəравих намазын имам белəн башлап, имам белəн тəмам кылсаң - иртəнгə хəтле намаз кылган савапны аласың. Быел безнең мəчетлəребездə 20 рəкагать намаз укырга дигəн карар чыгардык, чөнки үткəн елларда пандемия сəбəпле ул намазларны кыскартып, сигез рəкагать кына укырга туры килде. Рамазан ае ул өч өлешкə бүленə. Беренче 10 көне - рəхмəт көннəре, икенче 10 көн - гөнаһлардан азат ителə торган көннəр, соңгы 10 көне - ут газабыннан котыла торган көннəр. Соңгы ун көндə без барча кичлəрнең солтаны булган Кадер кичəсен бəйрəм итəбез һəм бу кичəдə гыйбадəтлəр кылып, мең ай кылган изгелек-савабына лаеклы булабыз.

Хөрмəтле мөселман кардəшлəрем! Барчагызны да изге Рамазан шəриф ае белəн, бер ай тоташ булган изге бəйрəм белəн ихлас күңелемнəн тəбрик итəм!

Аллаһ Раббыбыз ошбу хөрмəтле айны шатлык-сөенеч белəн каршы алып, изге гамəллəребезне тиешенчə үтəп, гает куанычларына ирешергə насыйп əйлəсен һəм килəчəк елларыбызда да шатлык-куанычта, ил-көн тынычлыгында, саулыксəламəтлектə, бəхет-сəгадəттə шатлыклы минут-мизгеллəргə ирешергə Аллаһ Раббыбыз Үзе насыйп мияссəр кылса иде. Рамазан аебыз мөбарəк булсын!

Гаяз-хазрат Закиров, өлкə Диния нəзарəте рəисе.

 


 Напечатать текущую страницу Напечатать текущую страницу

 Отправить статью другу Отправить статью другу



Клуб Шатлык

Информационные партнеры

IslamRF
islamsng.com ИД Медина
Нижгар Нижгар

Погода в Н.Новгороде

GISMETEO.RU: погода в г. Нижний Новгород

Статистика





(c) При копировании материалов сайта ссылка (гиперссылка) на http://www.islamnn.ru обязательна.